4нче көн. Нури Арсланов. Оптимист көзе.
Оптимист көзе Саф, сары зәгъфран төсле Тышта сап-сары иртә: Агачлар чайкала җилгә, Яфраклар ява җиргә. Уйный алтын көз бураны – И чуар бөтен һава, Ак мамык кар түгел, сары Тәңкәләр өскә ява. Купшырак бизәнгән хәзер Моңлы каен, карама… Көз гаҗәп буяулар белән Балкый кая карама. Узган гомергә тиңлиләр Кемнәр сары яфракны? Юк, туры килми, сары төс Нәкъ кояш төсле якты! Сары яфрак сагыш түгел, Түгел узган гомер дә: Көзен саргайса, яшәрә Яшел яз белән бергә.
79
0