
Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами
Әнә тагын ачылды. Кара тун кигән унбер-унике яшьләр тирәсендәге бер кыз чана күтәреп чыкты. Аның артыннан ук икенчесе. өченчесе… Ул ишек төбендә торган Иреккә бер генә күз сирпеп алды да, юка ак шәлен рәтләп, кара-яшькелт пәлтәсенең ак норка якасын күтәреп куйды. Аннан нигәдер кире төшерде. Чанага утырган кечкенә кызлар аны көтәләр иде. Алар чыр-чу килеп бер-беренә тотынырга өлгерлеләрме-юкмы, апалары элдереп алып та китте.
Сылтамалар:
135
0