4 нче көн Алмаз Гыймадиев Телефонлы кәҗә
Госманнарның авылы тау астында урнашкан. Элек авылда телефон тотмый иде. Күптән түгел тау башына зур каланча салып куйдылар. Хәзер әбиләр дә күрше бүлмәдәге бабайлары белән "мобильник" аша гына сөйләшә. Мәктәптә иң абруйлы малай кем дип уйлыйсыз? Гел "бишле"гә генә укучымы? Юк. Спортсменмы? Юк. Кемнең телефоны иң кыйбатлысы - шул!
90
0