Соңгы өмет. Рәмис Аймәт

Соңгы өмет. Рәмис Аймәт

4 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бүген шагыйрь Рәмис Аймәтнең гомер бәйрәме - туган көне. Аңа яңадан-яңа уңышлар телим! Өмет. Ирек җиле килеп кагылуга, - Саркып кырау төшкәч туфракка, - Кошлар булып очып китәр кебек Агачтагы һәрбер яфрак та. Яфрак кынамыни?.. Канатланып Агачлар да очар күкләрдә. Ирек - канат! Без канатсыз калдык. Очып барган килеш, никләргә Бәрелдек тә килеп кыя-тауга, Мәтәлдек без чоңгыл күзенә? Ирек җилен тойган гына идек - Инде... соңгы Өмет өзелә. Соңгы Өмет оча тамырланып. (Юк, килә алмас кебек аңына.) Канатлары сынган фәрештәдәй Ташланырга әзер җаныма. Ап-ак канатларны, "Очарга!" дип, Изге чишмәләрдә юсак та... Без канатсыз калдык. Дөньяларда Пар канатлы булып тусак та. Очсын, әйдә, очсын, җилләр алсын... Язып куйдым әләм-шигарьгә: "Ирек белән бүген һәрбер сүз дә Рифмалаша ала шигырьдә!.." #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

99

0