
Җомга. Рифат Сәлах.
Җомга. Рифат Сәлах. Җомга көнне дөнья бетәр, диләр, Җомга көнне йолдыз коелыр. Бу дөньяның соңгы бәйрәменнән Хушлашмыйча китү кыендыр. Җомга көнне кояш көнбатыштан Чыгар диеп мин дә ышанам! Җомга көнне hәр кешенең җаны Тузганактай очар җиhаннан. Җәннәт капкалары ачылганчы, Бер сулкыдар күнел, бер сулыр - Җомга көнне гыйбадәтсез калсаң, Бәйрәм итүе дә моңсудыр. Җомга көнне җиhан тынар, диләр, Бәйрәм белән бетәр бу дөнья. Җомга көнне . Кояш. Офыклардан Тузганаклар күккә коела. Җомга көнне дөнья бетәр, диләр, Йолдызлар да җиргә коелыр. Ахирәтнең тәүге бәйрәменә Әзерләнми бару кыендыр.
163
0