4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Әни"

4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Әни"

Әни. Минем артта әнинең авыр сулавы, аягының чапылдавы ишетелә. Ара-тирә ул буылып-буылып ютәлләргә тотына, аннары агачка сөялеп хәл җыя да тагын кузгалып китә. Әнине күрмәсәм дә, җыерчыклы йөзе һич күз алдыннан китми. Ул бик арыгандыр инде, мескен, тезләре калтырыйдыр. Мин аның күңелен күтәрерлек ягымлы сүзләр әйтмәкче булам. Минем аңа: «Аз гына түз инде, әни җаным, дәүрәк үскәч, мин сине бер дә болай тилмертмәм»,— дип әйтәсем килә. Тик аңа таба борылсаң, туктыйсы була, туктасаң, тезләр калтыраганны тоясың, чабатага тулган пычракның суыгы, балтырларга менеп, ныграк сызлата баш лый. Шуларны сизмәс өчен, бөтен көчемә йөгерәм генә! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГомәрБәширов #Сайланмаәсәрләр #Әни #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

105

0