
4 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рәмзия Габделхакова "Фәрештәң булыр идем…"
Фәрештәң булыр идем… Чирканып булса да Гөлсу ир биргән җылы, коры күлмәкне киеп куйды, үзенекен урындык артына элде. Ярый әле күлмәге зур булды, Гөлсуны өч кат урарга җитәдер. Тик менә шул алып гәүдәле “Аю агай” яшәгән оя гына бигрәк кысан, Гөлсуларның мунчасы да моннан иркенрәктер. Үтә дә ярлы иде бу бүлмә. Җиһазлары, төртсәң, таралырга тора, барысы да галәмәт иске. Мондый диваннар хәзер музейларда гына калгандыр, андагы ертылып-сыпылып беткән, күптән су күрмәгән япмалары тагы... Ахрысы абзый барсын да чүплектән ташыйдыр. Стенадагы обойлар керләнеп сыдырылып беткән. Өстәл өстендә - җир төсенә кергән калай чәйнек, башланган шешә, ике кырлы стакан, яртылаш бушаган консервы банкасы, ипи кисәкләре... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Фәрештәңбулыр идем… #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
101
0