
3 нче көн. Күк. Алинә Хисамиева.
3 нче көн. Күк. Алинә Хисамиева. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Күк... Күк йөзе зәп - зәңгәр бүген, Әллә диңгез күчкәнме? Ак болытлар көймә булып Йөзәр өчен менгәнме? Кечкендән болыт түгел, Мин анда таулар күрәм. Шул тауларга менәр өчен, Хыял баскычын тезэм... Күк белән диңгез тоташа, Әнә шул хыялымда. Кошлар иңнәремдә сайрый Иң моңлы җырларымда. Фәрештәләр юлыбызда Сакласын безне берүк! Сугыш җилләре исмәсен, Булсын hәрчак аяз күк! #АлинәХисамиева #ӘниБулдым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
132
0