Бер тамчы ярату
И Аллам, димәк, бу әзмәвер аларның күршесе булып чыга. Рабига авылдан киткәндә, яшь ярымлык олан иде. Петрныкы кебек, маңгае тар икән. Таза гәүдәле, озын куллы әзмәвер урысның күчермәсе ләбаса. Петр тол Мәрхиянең "төнге кошы" иде. Исерсә, русча-татарча катнаштырып шалдыр-болдыр көйләргә: "Пуляй Машка, шулай Машка, дөнья бармый бездән башка", - дип җырлый иде. Бала тугач, Петр дәдәй табан ялдыратты. Марҗасы усал икән, кыек эшләрен сизгән, диделәр. Тик соңрак ялтыратты шул, аңа кадәр ул Көмеш Ярны сасытып өлгергән иде. Авыл җүнле-башлы ирләргә корыган диярсең, Петр Зайөевны күршеләрдән китертеп, колхоз рәисе итеп сайлаттылар. Яңа рәис, ат белән сыерларны сатып, мең баш дуңгыз кайтартты.
77
0