
Имән төбендә кырмыска оясы
Хатынга, "беркатлы җүләр" исеменә төренеп дәшмәскә иде, ә ул кызыксынып сорады: - Син башта Булат акчаларны ниндидер ялган фирмага күчерткән дигән идең бугай? - Шуннан? - Безнең йортта фирма юк бит, Гамил. - Ә кем белә, бәлки ирең долларны машинасына төяп, кайтарыа аударгандыр, ә? Андый фирмалар иртән ачыла, кичен ябыла, синең акчаларыңны саклап ятмый, - диде җан дус һәм әче җимеш капкандай йөзен чытты. - Болай да мием кайный. Акчалар табылмады. Гамил акырып-бакырып гайрәт чәчсә дә, эчтә шәме сүнгән иде. Әйтерсең аңда ут булып акча янып торган! Ул яшәткән, ул өметләндергән, ул көч-күәт биргән. Ә хәзер анда төпсез баз. Бу тирән чокыр авызын ыржайтып көлә. Аңардан котылыр әмәл юк.
97
0