Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә"

Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә"

Нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Туган ягына якынайган саен, Гайнанның борчуы арта төште. Нишләргә икән соң, нишләргә? Өйгә кайтыргамы? Алай дисәң... Кыз башы белән Зиләй керергә калсын, ә син кермә, имеш! Иптәшләрең кайсы кайда урнашып бетсен, иң уңмаган, иң җебегән бер нәмәстәкәй шикелле, авызын күтәреп берүзең кире кайт, имеш! Укытучылар ун ел буена колакларына тукып килделәр: сез - дөньяда иң бәхетле яшьләр. Чөнки сезгә бөтенесе дә әзер. Сезгә һәммәки уку йортларының ишекләре ачык. Тик укы гына, дүртле белән бишле генә ал. Теләдең - врач буласың, теләдең - инженер, укытучы, механик. Менә булдың пычагым!.. Нишләргә? Әллә читкә сыпыртыргамы? Теләсә кайсы якка. Мәсәлән, КамАЗга, БАМга, Алтайга,тагын әллә кайларга. - Озакламый Бөгелмә! Кем Бөгелмәгә?! ...Әгәр әти янына китеп барсаң? Әйе. Барып керәсең дә әйтәсең: үзең тудырган, үзең урын да тап! Ләкин... бу әнине кимсетү була түгелме? Әнине ташлап киткән кешенең аягына барып егылуны ничек вөҗданың күтәрер? Поезд, станциягә якынлашуын искәртеп, гайрәтле аваз салды. Гөрелдәп чабып килде дә егет берәр фикергә килгәнче туктап та өлгерде. Гайнан бер алай сугылды, бер болай. Ахырда , чемоданын эләктереп, перронга сикерде. Артыннан проводник кыз да чыкты: - Әй, егет! Синең билетың Ютазыга тикле бит! Ялгыш төшәсең түгелме? Егет аңа күзләрен еш-еш йомгалап карап торды да башын игәләде. - Шулай шул, түтәй, шулай. Бәлки, ялгыш та төшкәнмен... 13 нче бит

Тэглар:

128

0