#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Ак каз" өченче көн
Сугыш беткән! Әһ-әй, сугыш туктаган! Без Флүрә апай белән авыр, кулларны кабартып, авырттырып бетергән каһәр суккыры көрәкләрне читкә атып бәрдек. Ызанга чыгып егылдык. И шатланабыз, көләбез, сикерәбез. Бакчалардагы бар халык шулай итә. Җиһан әби исә үз ызаннарына чыккан да, кагып куйган казык кебек тураеп баскан, кулларын югары күтәргән, кычкырып дога укый. Сугыш елларында авылда күп терлекләр чалынды, сатын җибәрелде. Әмма безнең ак каз һаман да исән калды. Теге чактагы үзенә һөҗүмнән соң ул янә тазарды, тагын әле күп еллар унбишкә кадәр бәбкә чыгарды.46 нчы бит #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш
104
0