3 нче көн Әдәбимарафон2024

3 нче көн Әдәбимарафон2024

Көз патшалык итә, муллык белән. Уңышлары белән мактана. Алтын башаклары тулып җиткән, Амбарларга таба юл ала. Сары диләр көзне, сагышлы да, Яңгырлы да була көзләрен. Шул төсләре белән матур да көз, Яңгырлары белән шифалы. Кызыл миләш, тәлгәшләре белән, Көзне шулай бизи, чибәрли. Урман аланнары төрле төстә, Көз һавасы безне җибәрми. Сагышлары таралыр ла аның, Гомерләр бит шундый тиз үтә. Вакыт диген, матур көзләрдән соң, Озак тормый, кышлар да җитә. Кошлар китә җылы якларына, Язын тагын безгә кайтырлар. Безнең илебездән матур җирне, Кайдан икән тагын табырлар. Мансурова Саҗидә.

Тэглар:

103

0