![Кайсыгызның кулы җылы. Х. Туфан](/image/n/660af189b13be7d59471177b/1727980753064l1.webp)
Кайсыгызның кулы җылы. Х. Туфан
Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? — Бәйлисе бар Йөрәкне. Сугышлардан замана Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем Далада: — Кайт!.. — дип хатлар килделәр... Юллар... озын иделәр... Кайттым. — Бусы алкалары, Бусы — кабере... — диделәр. Әгәр тагын килсәләр, — Сау! — дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр. Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне.
72
0