Таңчулпан Гарипова «Асыл ташлы муенса»

Таңчулпан Гарипова «Асыл ташлы муенса»

3 нче көн. Хикәя. 223 нче бит. «Иренең нәрсәгә төрттергәнен Нәфисә яхшы аңлый: яшьрәк чакта каенанасының туры сүзе, төртмә теле аны аз елатмады... - Үткән эшкә салават, - ди Нәфисә мондый чакта. - Тоз үзенең сыйфатын җуйса - яндырмаса, әчеттермәсә - аннан ни кала? Халыкның иманы бит алар, кайнәм кебекләр... Менә шулай яшәделәр киленле-каенаналы Нәфисә белән Сабира. Гөлфиягә дә бу тәрбиянең йогынтысы эләкте. Оныгын ничек кенә яратса да, урыны-урыны, вакыты-вактыты белән чакмый калмады әбисе. Бәлки, шуңадыр да Гөлфия, ахирәтләрем тарта дип, тәмәкегә үрелмәде; бәлки, шуңадыр да, ахирәтләрем кия дип, кендеген күрсәтеп йә кендектән түбән аска төшереп чалбар кимәде...»

Тэглар:

74

0