"Татар каены". Рәмис Аймәт

"Татар каены". Рәмис Аймәт

2 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 "Татар каены" Сирәгәя бара яфраклары, Хәлгенәе бигрәк кыенмы? Сулып барган туган телем кебек Сула, корый "татар каены". Изүләрен ачып баскан да ул, Җилләр кочагына берьялгыз, Кемнәрдәндер ул мәрхәмәт сорый: "Язмышлардан йолып алыгыз!" Ә язмышлар? Татар язмышлары?! Бәхетсезлек кенә тоташтан. Юк, аумассың, каеным, тамырларың Халкым йөрәгенә тоташкан. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

99

0