Төш. Рәмис Аймәт

Төш. Рәмис Аймәт

3 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Төш Өзелде дә төшем... Ак дисбедәй Чәчелепләр китте уйларым. Чәчелделәр дәвер, гасырларым, Тынгы бирмәс еллар, айларым. Өзелде төш... Ярты юлда... Имеш, Юкка чыккан минем бер халкым. Юк, яулар да ярсып узмаган ич, Урамаган бер дә ут-ялкын. Юкка чыккан халкым, эреп аккан, Ник бер җәсәд калсын җирләргә. Язылмаган каен тузына да, Хәбәр көтеп кипкән җирләр дә. Ут йотамы офык?.. "Таң вакыты"... Уяндым мин нинди чаң белән? Татарымның язмышлары нигә Бәйләнгән соң һаман таң белән? Карындагы бөкре бала кебек Туалмыйча тора таңым да. Туар микән татар иртәсе бер, Коеныр микән кабат данында? Офыкларда... алсу канга батып, Өрәк туе бии... Чү!.. Баксам... Бии мәллә халкым соң биюен?! Инкыйразга иртә ич юкса... Төшем генә түгел, көннәрем дә Кояш тотылгандай... Сүрән лә... ...Чәчелеп киткән кара уйларымны Ак дисбемә тезәм берәмләп. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

92

0