
Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы
📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 3 нче көн "Уңган буран" -Тиздән каргалар килә! - дип, Хәбәр китерде буран. Кунак көткән йорт шикелле, Актан киенде урам. Хуҗабикә сыман, буран Кабалана, ашыга. Дөньяның тәрәзәсенә Элде ап-ак кашага. Өй кыекларына рәт-рәт Тезде яшьле сөңгесен, Кояшның битен сөртергә Элде чуклы сөлгесен. Бөтен табигать, уянып, Сөенеп, язны көтте. Кояш чүпләм сөлге белән Кышның күз яшен сөртте. 4-5нче битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина
100
0