Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

3 нче көн. Синдә минем хакым бар Гаҗәп, эчтә Хафиз теле белән мыжык бәндә сукрана иде.Нишләп ул гына гаепле ди әле? Гаеп икән, аны бүләргә кирәк.Яртысы - карчыкныкы, яртысы - Хафизныкы. "Давыл әби юк бит инде, гаеп тулысы белән сиңа күчә. Ир бул, сыкранма!" - диде баягы бәндә, оялтырга маташып. - Карале, Сәләй абзый, туздырмасана тузан, - диде ул, кулы белән селтәнеп. - Энем, бар, өеңә шыл. Сине чакырган кеше юк. Картайса да, Миңлекамалга гыйшкым сүрелмәгән, ы-ы-ы.... Каядыр качты җен карчыгы, хуш та димәде.Кайта-а, и Алла.Үз аяклары белән кайтса икән, ы-ы-ы....

Тэглар:

81

0