3 нче көн Роберт Миңнуллин Чәчәкләрдә елмая белә
Чәчәкләр елмая белә, Чәчәкләр көлә белә. Чәчәкләр, кызлар шикелле, Кочакка керә белә… Эреп китәм чәчәкләрнең Җып-җылы карашыннан. Миңа ГҮЗӘЛЛЕК елмая Чәчәкләр арасыннан… Тик алар кыска гомерле – Тиздән бетәр коелып… Сокланып калыйк, күңелгә Калсын алар уелып!.. Әле шундый якты алар, Балкып тора йөзләре. Үзләренең сулганнарын Сизә микән үзләре?! Сизәләрдер, күрәсезме, Мөлдерәмә күзләре… Җитте инде, җитте инде Аларның да көзләре…
Сылтамалар:
68
0