
Бүреләр. Фәридә Шакирова
Әдәби марафонның 2 нче көне Баладан котылган хатын тагын вәсвәсәле уйлар капкынына эләкте. Бәлки, Ходай бу сабыйны үлемгә үч итеп яраткандыр да, сынамак өчен исән калдыргандыр? Сугыш корбаннарының исәбе-хисабы юк бит, авылдан гына да имән күк таза, баһадирдай гәүдәле ничә ир-егет әйләнеп кайтмады. Утлы ядрә тишкән гәүдәләре җыелганмы, күмелгәнме аларның; яисә, җаннары, урын тапмыйча, күккә ашмыйча, далада иңрәп-адашып йөриме? Кем белә, бәлки, бүген һәм иртәгә туасы сабыйлар тәненә алар җаны күчкәндер. Тормыш дәвам итсен өчен, исәннәр кирәк бит, исәннәр кирәк! 355 нче бит
Сылтамалар:
78
1