
"Өзелгән чәчәк" Рәфкать Кәрами
Февральнең җепшек кары урап-урап, бөтереп-бөтереп явып җил дә тынмый. Ә кечкенә балалар, катыргы кәгазьгә утырып бозлы таудан шуалар, чана тартып өй буйлап йөгерәләр. Ике улы җитәкләп бер ир өенә кайтып килә. Авыр сумка күтәргән хатын-кызлар кибеттән кайталар. Икенче подъезддан ниндидер егет белән кыз чыгып, сәгатьләренә карый-карый каядыр йөгерделәр. Их, шайтан алгыры, бар бит бәхетлеләр! Ә син якаңны күтәреп күн перчатка эчендә бөгелми башлаган бармакларың белән, быел гына да ике мәртәбә өшеткән уң колагыңны уып тор. Болай тору да уңайсызрак шул, ишек ачылып-ябылып тора.
Сылтамалар:
108
0