Көзге ноталар
Трамвай янында торучы егет кинәт агарып китте дә, кешеләр арасыннан дәррәү үтте дә, ишекне аерып, урамга ташланды. Аның бар гамен аралап пәйдә булган кыз - ул иде бит, ул иде! Йөрешеннән таныды ул аны, маңгаена төшкән кара чәченнән. Тротуарга сары яфраклар чәчелгән. Әнә ул кыз! Көзге җил тараткан сары ноталар өстеннән килешле генә атлап бара. Кызыл яулыгы урам чуарлыгы эчендә кабынып-кабынып киткәли. Бердәнбер учак! Егет шул ялкынга таба омтыла.
90
0