3 нче көн Роза Хәбибуллина Мулла килене
Зәйнәп карчык, уйларыннан айнып бер карарга килгәндә, гәүдәсе тураеп, йөзе яктырып китте. -Улым, Маһинур килен белән җиде ел бергә яшәп, авыр сүз ишетмәдек, кызыбыз кебек якын күрдек, сугыш булмаса, хәзер дә матур итеп яшәр идек. Әниеңә бик зур рәхмәт, безне искә алганы өчен! Мин риза, Аллаһка тапшырып, фатихамны бирәм, улым! Мирфәезем үзе исән булмаса да, исеме яшәр, Аллаһ боерган булса!
Сылтамалар:
81
0