Кызыклы шәкерт
3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кызыклы шәкерт Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! — Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. — Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #КызыклыШәкерт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
63
0