3 нче көн  #әдәбимарафон  #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Әни"

3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Гомәр Бәширов "Әни"

Әни. Ә кайтасы җир шактый ук ерак әле... Шулай да мин, кайтып җиткәч болар барысы да онытылыр дип, күңелемне юатам. Иске чүпрәкләргә төренеп мич башында утырган ике сеңелем күз алдына килә. Безнең өйгә әллә нәрсәсенә җылы төтми. Суыкка түзмичә, җәй көне мыжгып торган тараканнар да качып бетте инде. Тәрәзәләрдән салкын җил өрә. Җил көчәйгән саен, нидер нечкә тавыш белән әрнеп-әрнеп елаган шикелле ишетелә. Өйдә караңгы. Ашарга да бетте. Ипинең тәмле исе өйгә кермәгәнгә әллә кайчан инде. Сеңелләрем безне көтә-көтә зарыгып та, ачыгып та беткәннәрдер инде. Җилкапка шыгырдап киткән саен, куанып китәләр булыр... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГомәрБәширов #Сайланмаәсәрләр #Әни #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

84

0