
1 нче көн
1 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 МИН БАРЫ ТИК ЯШИМ Кесә тулы – давыл! Дөнья тулы Дәрвиш җанлы бәндә... Йөрәк белән йөрәк ничә кабат Ызан бүлгән мәлдә... Мин бары тик яшим. *** Рух зинданы шыгрым. Шом көткәнгә Дәҗҗал инде сафта. Тере көе җеназаңны укып Күмеп куйган чакта... Мин бары тик яшим. *** Ашык-пошык ак ямаулык тегеп Күңелдәге кергә, Җиденче кат күк дип белгән Йолдыз тулы җирдә... Мин бары тик яшим. *** Шытмас гөлнең, юш килмәгән төшнең Мең кат алып үчен, Йөрәгемә ачкыч табалмыйча Ваз кичкәннәр өчен... Кабатлыймын: Мин бары тик яшим! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәБатталова #Минбарытикяшим #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар
107
0