Мәдинә Маликова. " Көмеш билбау"
2 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Ни пешерим? - Мин бәрәңге яратам, - диде Нәзир. - Кабыклыны. Көн саен пешереп ашыйм. - Кабыклы бәрәңге көз көне генә тәмле. Язга таба анда агулы матдәләр җыела. Кая, бир, әрчим. - Кран астындагы тартмада. Ал шуннан. - Нәзир, артсыз урындыкта утырып, керфеген дә какмыйча, Әминәгә текәлгән иде. - Бу бәрәңгеләр кабыкларын салдырганны сизми дә калалардыр, - диде ул, Әминәнең кулындагы пычакка карап. - Авылда безнең гаилә зур. Эш муеннан, һәммәсенә җитешергә кирәк... Һәр кешегә өчәрдән, безнең икебезгә алты бәрәңге җитә. - Кара син аны, бәрәңге дә ялгызларга сыңарлап, парлыларга парлап санала икән... - дип, башын чайкады Нәзир. ...Чистарту-тазарту, ашарга пешереп, табын кору кебек мәшәкатьләрнең бу хәтле рәхәт икәнен моңарчы нишләп белмәде икән Әминә? Тәнгә - җиңел, ләззәтле хәрәкәт, җанга тынычлык бирә икән ләбаса алар! Менә өстәлгә чиста тәлинкәләр куелган, уртада - ипи, бәрәңге, акмай, чәй, шикәр. - Син гаепләмә инде, сый-хөрмәт мулдан түгел, - диде Нәзир. - Болай буласын белмәдем... - Авыл баласына сыйның иң зурысы шушы бит инде! - Алай да әзерләп куйган бүләгем бар! Нәзир алгы бүлмәдән озынчарак төргәк алып керде. - Нәрсә бу? - Чишеп кара! Кәгазь эченнән зонтик килеп чыкты. Озын таяклы, вак зәңгәр бизәкле. - Син бу өйнең бусагасын атлап кергәч, истәлекле бүләк бирәсем килде. Уйладым-уйладым да яныңда еш йөртә торган әйбер булсын иде дигән фикергә килдем... Язуы да бар. Укып кара. Зонтикның елтыр таягына вак матур хәрефләр белән: " Әминәгә. Җил- давыллардан гомерлек ышыгың булсам иде. Нәзирең",- дип уелган иде. "Нәзирең..." Әминәнең тамагына нидер утыргандай булды, уйлары буталды, теле бәйләнде, хәле китте. Ә бит моны шаяруга сабыштырып, көләргә кирәк булгандыр. Көлке көне бүген ләбаса! .. Әмма сүзләре нинди бит: " Гомерлек ышыгың булыр идем..." Әминәгә ышык кирәк! Җил-давылларда ялгызың күпме бәргәләнергә була ? 293 нче бит.
86
0