#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Ак каз" икенче көн
Һай, ходаем, һай балаларым! Пешереп кенә бирер идем шушы йомыркалардан сезгә тәбә. Табагымны тутырып. Ашагыз иде бер рәхәтләнеп. Булмый бит, булмый!… Ни эшләттеләр бит шушы дөньяларны, имансызлар… Зәгыйфь булып, тилмереп үсәсез бит сез. Тамагыгыз юньле ризык күрмичә, - ди ул авыр сулап һәм аның күзләрендә яшь тамчылары җемелди. Без тамагыбызның юньле ризык күрмәгәнен, чынлап та, үзебез дә яхшы ук чамалыйбыз. Юкса, аермаган сөттән оетылган гаҗәеп тәмле катыкны да, өстендә май күзәнәкләре йөзгән итле шулпаны да, сөткә туглап пешерелгән сап-сары йомырка тәбәсен дә көн саен ашыйсыбыз килә. Болары безгә бик яхшы аңлашыла. Ә менә кемнәр, бу дөньяны ни эшләткәннәр, алар ник әле имансызлар икән? Монысын инде без -балалар һич төшенмибез. Алай да көннәрдән бер көнне ул "имансызлар"ның кем икәнлеген әни минем үземә генә бик яхшылап аңлатты. Әмма аның бу сүзләреннән минем котым алынды. Мин элеккедән дә битәр буталып, тәмам тетрәнеп, югалып калдым. Бу турыда сүз алга табарак булыр. 10 нчы бит #РадикФәизов #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш
98
0