Имән төбендә кырмыска оясы
Күңел илереп-илереп елый иде. "Булат бүтән белән..." - Фи, монда нәрсә инде, кызкай. Йә, ун йортлык караңгы ташландык авылда Булат бу йортыгызны салды инде. Йә, кунакханә төзетте инде. Елына егерме-утыз кеше кунадыр инде анда. Сиңа шушында рәхәтме инде? Гүя Минсара һава суламый, гүя ут йота: аның эче-тышы яна иде. Шуңа күрә ул Гамил белән бәхәсләшергә дә теләмәде. Юкса ул әйтер иде, күңел сыйган җир дөньяда иң матур, иң якты урын ул, дияр иде. - Булат кайткач артык каты бәрелмә, Минсара, - диде җан дус, ачкычларын учында биетеп. - Адашкан малны абзарда кыйнамыйлар. Балык ир-атны әсәрәйтә дә куя шул. Егет сине генә ярата, бел! Хатын кунак артыннан ишек-капкаларны бикләде. Бүлмәләр шыксыз һәм салкын иде. Ул баскычтан бер өскә менде, бер аска төште, зур йортта аның җанын сыендырырлык нүеш калмаган төсле иде.
102
0