Бер тамчы ярату

Бер тамчы ярату

Рабига тоткасы кителгән буш чынаяк чокырын көя тапаган эскәтергә каплады. - Бездә могҗиза заманы, Сәмәрия апа. Америка ни ул, бүген айга да очалар. Йә, таныдыңмы инде? Яртыла үлгән идең, мин сине ике атна өзми-куймый үлән сулары белән дәваладым. Рәхмәтеңә өметләнмим, тик шуны гына әйт: улың Гвбдерәхим кайда? Әйт тә, мин юлыма китәм. Карчык дәшмәде, ул борын тишегеннән җил сызгыртып йоклый иде. Ничә көннәр буе бер сүз ишетергә тилмерде хатын. Җир тишегендә түгелдер бит инде, исәндер бит инде Габдерәхим! Гомер көзенең яфраклары саргая, тиздән алар, ботагыннан өзелеп, салкын җиргә кунар да тапталыр. Аңа кадәр күрешәсе иде. Утыз елдан соң шул уй бедән кайтты ул авылга. Кайтты... Кайтулары - шатлык, китүләре - газап, диләр. Ә аңа алай да, болай да авыр.

Тэглар:

80

0