2нче көн. Ләйнә Ильясова. Чәчәкле сөт.
Чәчәкле сөт Әтиләре печән сала, Әниләре сөт сава. Бала-чага уйнап йөри, Бигрәкләр дә саф һава. Түземсезлек белән бар да Эш беткәнен көтәләр. Ап-ак куе тәмле сөтне Бик яратып эчәләр. Кече бала сорау бҗрә, Җавап кына уйлап тап. Сыер зәңгәр чәчәк ашый, Нигә аның сөте ак? Өстәлгә сөт куя-куя, Әниләре әйтеп куя: Соравыгыз бик урынлы Тик җавап тапмыйм, бала. Бу кәдерле зур серләрне Кояштан сорап кара. Ул һичшиксез беләдер, Шуңа серле көләдер…
79
0