
Таңчулпан Гарипова «Асыл ташлы муенса»
2 нче көн. Хикәя. 220-221 нче битләр. «Гөлфия дә чибәр. Гәүдә коеп куйгандай. «Кызың, Нәфисә, артистка булыр, ахры. Күз тимәсен, бигрәк сылу!» - дияр иде ахирәтләре. Юк, Гөлфия әнисенең юлын сайлады. Туа-туганнан гел дәвалау турында сөйләшкәнне тыңлап, үсә төшкәч, медицина буенча китаплар укып, Нәфисә ханымның яшәү рәвешен якын күрде, өйрәнде һәм үзенеке итте. Моңа, әлбәттә, сиксән яше тулганчы хасатханәдә рентгенолог булып эшләгән Сабира картәнисе дә булышлык итми калмады. Гөлфия картәнисе Сабирадан, бәлки, күбрәк тә алгандыр. Картәтисе үлгәннән соң, Сабира Шакировна күңелен оныгына бирде. Әти-әнисе эштән бушамаган һәр гаиләдәгечә, кызыкай, асылда, картәнисе карамагында үсте. Уйнаган уенчыклары - курчак - пациент, шприцлар, ампулалар, таблетка да бинт... Гөлфиягә картәнисе адым саен: «Атадан күргән ук юна, анадан күргән тун тегә. Кыз бала өчен анадан өйрәнгәне - ярты институт. Өйрән!» - дияр иде...»
91
0