
Таңчулпан Гарипова «Асыл ташлы муенса»
1 нче көн. Хикәя. 220 нче бит. «Беренче тапкыр гына мәҗлестәш булганга күрә, хуҗалар да, кунаклар да бер-берсеннән тартыныбрак өстәл тирәли утырышты. Сый мул әзерләнгән. Хуҗабикә, Нәфисә ханым, һөнәре буенча табиб-терапевт, үзе утырып та тормый диярлек: өстәлгә әле берсен, әле икенчесен куя, йөзендә канәгать елмаю, бар булмышы - ягымлылык, ерактан килгән кунакларның кәефе корылмасын дигән кебек, сакчыл-ихтирамлы мөгамәлә. Ире, иллене узган, чәчләренә сирәк-мирәк чал төшә башлаган таза гәүдәле, яшькелт-соры күзле, куе кара кашлы Динислам, хатыныннан аермалы буларак, аз сүзле...»
96
0