Гөлнур Айзат. Тукмак.

Гөлнур Айзат. Тукмак.

Әдәби марафонның 1 нче көне Әтисенең бу кыяфәтеннән куркып, Чәчәк Мәдинәгә килеп сарылды. Айнур нишләгәнен белмичә, кызын Мәдинәдән йолкып алып читкә ыргытты да хатынының баш түбәсенә җыеп куйган чәчен яулыгы-ние белән учына йомарлап, кухня шкафына таба төртте. – Син! Син минем бөтен тормышымны җимердең! Әнкәйне үтердең! Ник китмисең син, ә?! Мәдинә иренең кулыннан ычкынырга тырышып караса да, булдыра алмады. Чәчәк кенә кычкырып елап әтисенең аягына килеп сарылды. – Тимә, тимә әнигә! Әни әйбәт! Син исерек! Ирне кызының сүзләре тагын да ярсытты. Бер кулындагы виски шешәсеннән соң тамчысын голт-голт итеп чемерде дә, шешәне чүп чиләгенә ыргытты. Шүрлектә күзләренә чалынган тукмакны алып Мәдинәнең чигәсенә сугып җибәрде. Хатын идәнгә ауды. – Әни, әнием! – дип өзгәләнеп, Чәчәк идәндә хушсыз яткан Мәдинәнең битләреннән үпте. – Әшәке әти, яратмыйм! Ул сине елата. Яратмыйм! Айнур үзе кылган этлектәнме, әллә исерек тәненә һава җитмәүдәнме ишек алдына чыгып китте. Гөлнур Айзат. Тукмак. Укы төркеме. Мең дә бер хикәя.Татарстан.Казан.Татарча.

Тэглар:

75

1