2 нче көн.   Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»

2 нче көн. Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»

Юлбаш янындагы урман бик матур, бай да әле. Җәй көне авыл халкын эре каен җиләге, татлы һәм бөртекләнеп торган кура җиләге, ә көзен тәмле исле гөмбәләр белән тукландыра. Кыргый җәнлекләр дә байтак. Урман эченнән татлы сулы чишмә агып тора. Шушы тирән булмаган ягымлы суында елгыр балыклар һәм салмак хәрәкәтле кыслалар йөзеп йөри. Яз җиткәч, аның дулап аккан көчле агымы кар сулары һәм пычрак белән болгана. Күп төбәкне биләп алган ачлык елларында бары тик алар гына - урман һәм елга гына саклап калган халыкны. Ходай ярдәме белән дә, әлбәттә.

Тэглар:

65

0