
2 нче көн.ЛенарШәех.Коңгырт күзләр…
Коңгырт күзләр… тирән уйчан күлнең Беркем белмәс серен яшергән. Сүзсез генә, күз карашы белән Күп әйтелгән… күпме дәшелгән. Эх, ул ымнар, эх, ул ишарәләр… Күңелемә якын барсы да. Мин аларны бик аз беләм, ахры… – Ул карашлар моңлы, ярсу да… Бер карасаң, шундый шаян алар, Йолдызлармы анда биешә?.. Елмаюлар сине бизи генә, Сөенүләр сиңа килешә…
Сылтамалар:
96
0