Хушлашу көне
2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 ХУШЛАШУ КӨНЕ ("Аккош күле" такмакларыннан) Сыерчыклар киттеләр, Карлыгач та күренми. Күктә — торналар моңы. Көз! Бу инде синме ни? Алименттан шылган күк, Кәккүк тә китеп барды. Безне юатышырга Саескан гына калды... Көзнең сары, моң төсе Йөрәгемә ярамый. Ә жәй барыбер китә, "Кал!" дигәнне аңламый... "Аккош күле" илендә Көзге хушлашу көне — Табын хәстәрен күрә Хатын-кызлар төркөме... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ХәсәнТуфан #ХушлашуКөне #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
69
0