
2 нче көн Әдәбимарафон2024
КИЧКЕ КОЯШ... Кичке кояш болытларны утка салган... Үткән җәйләр өчен үчен шулай алган... Янып торган кебек эчтән, шомлы-серле... Күз алдыма әллә нинди сурәт килде. Кичке кояш болытларга кереп качкан, Кызгылт-сары шәүлә булып кына калган... Кайтарырга теләп җәйнең тик бер көнен, Бүген безгә җылы нурын өеп бирде. Кичке кояш, болытларны мендәр итеп, Кереп яткан яннарына, хәле китеп. Җәйләр үтте, салкын төнле көзләр җитте... Һәр ел шулай... Кабатлана моңсу мизгел... Тик килешми моңа һаман никтер күңел... Ришат Галимов
121
0