
"Көзге сагыш" И. Иксанова
Тып-тын гына урманнарда Яфрак-яфрак сагыш ява. Көзге яфрак — минем сагыш, Минем җаным сагышлана. Тамчы-тамчы сагыш яше Күздән түгел, җаннан тама. Тамчы-тамчы энҗе сагыш. Минем күңел сагышлана. Көзге урманнарга кушылып, Минем җаным сагышлана. Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә Сагышларым дөрләп яна...
81
0