2 нче көн. Әни булдым! Алинә Хисамиева.

2 нче көн. Әни булдым! Алинә Хисамиева.

2 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Эни булдым бүген! Күңелемдә Хислар сыймый җилгә талпынды. Җаным җилләр белән бергә очты, Мең ярылды... Мең кат ярылды... Кисәкләргә бүлгәләнде җаным Балам өчен, үзем өчен дә. Тагын мең кисәге нарасыйның Үтәр көне, гаме өченгә... Кеше төсле түгел, шатлыгымнан Елый-елый аңа сыенам... Инде хәзер ялгыз түгел җаным, Балам белән бөтен тоелам... Әни булдым бүген! Нинди шатлык! Йокламыйча таңны аттырдым, Сизем тордым җаным-тәнем белән Бар дөньямның чәчәк атуын... Ишетелде микән башкаларга Гөлнең җыры, чәчәк тулганда... Мин ишеттем, мондый моңны бары Ишетәсең ӘНИ булганда... #КөзгеЯфракларКочагында #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АлинәХисамиева #ӘниБулдым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

134

0