2 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) Факил Сафин "Иртә"

2 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) Факил Сафин "Иртә"

Нинди матур җәйге иртә Кояш чыккан яктырып! Кошлар сайрый янбакчада Бер-берсеннән уздырып. Бакчада йөрдем сөенеп, Кошларга сәлам бирдем. Илем, җирем, елгаларым Гел имин булсын, дидем. Яшел болын түрләрендә Колыннар уйнап чаба. Кояш нурына тулышып Инешләр уйчан ага. Болында йөрдем сөенеп, Гөлләргә сәлам бирдем. Әти-әни, бар дусларым Исән-сау булсын, дидем.

Тэглар:

105

0