Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

2 нче көн. Синдә минем хакым бар Йокы качты.Таң атканын көтәрлек сабырлык җитмәде:ир торып, ишегалдына чыкты.Анда да җан кысылгач, капканы киереп ачып куйды. Аның кебек пырдымсыз тагын берәү бар икән: күрше Сәләхетдин, үзеннән дә биегрәк тузан өере куптарып, юл себерә иде.Әллә ул да төшләр белән җенләнде микән? - Нишлисең, Сәләй абзый? - Хафиз аңа якынрак килде. - Эшлим. - Кем кушты? - Мин, Сәләхетдин үзе. - Көтү узса, пычрана бит барыбер.Син мине тыңлап бак әле, Сәләй абзый. Ир-ат халкы төш күрәме ул дигәндәй.Тик син шаярма, яме?Үләргә өч көн кала, дип. Кешеләрнең өнен аласың шундый мәгънәсез сүзләр сөйләп.

Тэглар:

74

0