Мунча яратучы бака.   Әхәт Гаффар

Мунча яратучы бака. Әхәт Гаффар

Яшәгән, ди, бер Бака. Ул Бака мунча керергә бик ярата икән. Мунча керергә шулхәтле ярата, ди, инде менә, мунчадан бер дә чыкмыйча, ләүкә астында гына торырга ияләшеп киткән. Шуннан соң бу Бака мунча бакасына әйләнгән. Хәзер ул, беркая да чыкмыйча, гел мунчада гына тора, ди.

94

0