Мең рәхмәт. Айшанур

Мең рәхмәт. Айшанур

Сентябрь сөендерде Матур көннәре белән. Әйтерсеңлә август Китмәгән дә бездән. Көннәре һаман җылы Җәй һавасы саклана. Инде октябрь дә җитте Төннәр бераз суына. Шундый рәхәт урамда Гел җылы булып торса. Күңелләр канатлана Күктә кояш балкыса. Быел җәйге киемнәрне Әле һаман салмадык. Җылы курткаларны Шкафтан да алмадык. Бигрәк рәхәт икән бит Гел җәй булып торса. Мич тә ягасы түгел Урамда җылы торса. Ә шулай да күңел Һаман нәрсәдер көтә. Без бит көзләргә ияләшкән Ансыз күңелләр төшә. Һәрберсенең үз урыны, Һәммәсе кирәк безгә. Кышы, җәе, язы, көзе Барысы якын безгә. Ләкин барыбер, дуслар, Җылы көзләр бик рәхәт. Шундый көннәр биргән өчен Аллаһка мең рәхмәт.

Тэглар:

83

0