Сүзсез шаһитлар
Кайгыларын сөйләп йөрсә кеше Мескен диеп һәркем кызгана. Шатлыкларын чәчеп йөрсә кеше Исәр ахры дигән сүз кала. Андый чакта нигә чит- ятларга Теләктәшлек эзләп барырга. Җитәкләш тә ялгызлыгың белән Табигатькә ашык, арырак! Кайгыларың таптап, үксеп ела, Я шатлыктан көлеп, шашып ал! Күрсә күрер бары ай я кояш, Алар мәңге сүзсез шаһитлар. 32 нче бит
111
0