
2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 ГомәрБәширов "Әни"
Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый. Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. Кышын да шулай, көзен дә. Әнинең кулында озын ыргак. Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз. Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз. Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. Урманга кичке караңгы сирпелә башлады. Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр). Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГомәрБәширов #Сайланмаәсәрләр #Әни #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
124
0