Мәдинә Маликова. " Көмеш билбау", роман

Мәдинә Маликова. " Көмеш билбау", роман

Нче көн #әдәбимарафон#әдәбимарафон2024 - Синең белән биисем килгәнне аңлавыңа рәхмәт инде, - дип, Әминәне күкрәгенә кысып куйды ул. - Күземдә лазер бар минем... Шуның аша хәбәр җибәргән идем. Тотып алгансың. Шулай бит? - Миңа лазер тәэсир итми, күзлегемнең пыяласы калын, - диде Әминә.- Ятим кебек басып торасың. Кызгандым. - Син кем соң әле мине кызганырлык? - Әминә мин. - Шулай икәнлеге билгеле иде инде... - Ничек икәнлеге? - Исемнәребезнең бериш икәнлеге... Штраус дигән композитор " Вена вальсы"н нигә шулай кыска язды икән? Музыка туктады, сүз иң кирәк җирендә өзелде. Егетләр кызларны, беләкләреннән тотып, элек басып торган урыннарына озата башладылар. Шунда гына күрде Әминә: Луиза да үз урынына кереп баскан, текәлеп аларга карап тора иде. ...Тулай торакта уза торган кичәләргә Луиза үзенең йөргән егетен бүтән алып кермәде. Ләкин алтын чәчле Әмир Әминәнең күңел түренә урнашып калган иде инде. Бер күрүдә бер-берсенә үлеп гашыйк булган парлар турында әдәбиятта күп язылган. Михаил Булгаковның " Мастер белән Маргарита" исемле романында бу аеруча үтемле итеп тасвирланган. Буш урамда икәү кара-каршы киләләр. Күзләренә карашып туктап калалар. Сүзләр кирәкми, һәммәсе шул мизгелдә болай да аңлашыла.204 нче бит

Тэглар:

126

0