Көзләр белән бергә
КӨЗЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘ Көз килгән Сөн буйларына - Җәйне алыштырып. Шулай инде… Табигатьне Булмый ялгыштырып. Үземнең Сөн буйларымны Йөрим караштырып… Сөндә уйный көзге кояш Күзне камаштырып. Сөн буйлары җитдиләнгән, Яшеллеген җуйган - Җиде төрле төс җитмешкә Әйләнгән дә куйган. Сөн буе кайдан җыйгандыр Бу кадәрле төсне! - Бу бит Фаил Зыязовның Пейзажлары төсле. Кайттым мин дә Сөн буена Көзләр белән бергә. Көзләр белән бергә китәм, Көзләр белән генә… Сөн буйлары шул кадәр дә Балкып торыр икән! - Миннән соң да мәңге шулай Матур булыр микән? 7.10.03
105
0