Бер тамчы ярату
Сырхауга гөлҗимеш кайнатып эчерсең, шифасы тия, диләр. Менә хәзер ул әчкелтем төнәтмәне балкашык белән карчыкның авызына сала. Авыру эчәргә теләми, киреләнеп, "тузганак" башын әле уңга, әле сулга бора.Агу каптыра дип шикләнә. Очкыны чәчрәсә - йөзеңне өтә, тонык күзләрендә зәһәр усаллык. Чынбарлык белән саташу арасында калганда, ул, елан кебек, тел очын чыгарып ысылдый: - Үтермәктәме синең ниятең, Гайния?! Һәй, исәр карчык, үтерер өчен терелтәләрмени?! Көн дими, төн дими сине багалар. Югыйсә, Рабига урынында бүтән берәү булса, караңгы чыраеңа әйләнеп тә карамас, нәфрәтеннән буылып әллә кайчан йортыннан җәяү качар иде. Ә хатын әйтерсең мең асыл җеп асыл белән шушы корткага бәйләнгән, нихәтле генә чибәләнсә дә, аңардан ычкына алмый. Ай-й, бәйләнгән шу-ул, бәйләнгән!
100
0